Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты
24 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты куелды. Матур җыр-биюләрдән, котлаулардан, бүләкләрдән торган бәйрәм әниләргә бик ошады.
24 нче ноябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә Әнилшр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәрелде.
Өченче яшь университеты
24 ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсеннән әниләр Саба мәдәният йортында оештырылган “Әниләр көне” бәйрәменә барды.
24 ноябрь кич белән Шекше мәдәният йортында татар халкының милли ризыгы өчпочмакка багышланган "Өчпочмак- FEST" һәм әниләр көненә кичә үткәрелде.
Районыбыз халкы ел дәвамында яратып йөри торган Сабинка елгасы яр буе мәйданында төзелеш эшләре ел дәвамында тукталып тормый. Бу көннәрдә биредә Казан шәһәренең “Базовый проект” җәмгыяте эшчеләре тарафыннан Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров һәм Совет урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере эшләнә. Саба шәһәр җирлеге.
Әниләр көне уңаеннан, 23 ноябрь көнне, Тенеки авыл клубында әниләр белән берлектә спорт уеннары үткәрелде. 24 ноябрь көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Тормыш яме - Әнкәй, хатын - кыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Юлбат авыл җирлеге.
Тимершык балалар бакчасы базасында “Ел укытучысы-2018” конкурсы “Ел логопеды” номинациясенең муниципаль этабы үтте.
2018 елның 24 ноябрьендә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә үтте.
«Тургай» приютында «Дуслык» дигэн уен викторина уткэрелде.
Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез. Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр. Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер. Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Дуслык − бөек көч ул.