Өченче яшь университеты

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Пенсионерларның актив һәм сәламәт тормышын озынайтырга, алар мөмкин кадәр үз – үзләрен тәэмин итәрлек булып калсын өчен һәм чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булмасын өчен-мондый максатны дәүләт 2025 елга кадәр өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр стратегиясендә билгеләде. «Актив озын гомер» дигән проблеманы хәл итүгә Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге үз өлешен кертә.

Саба муниципаль районы «Актив озын гомер " программасында актив катнаша. Россия Пенсионерлар берлегенең Саба районындагы җирле бүлеге яңа рәис - Габделхаков Газинур Галиәскәрне сайлады. Һәм яңа уку елында 2018 - 2019ел. Саба муниципаль районында "Компьютер белеме нигезләре" буенча курслар башланды инде, шулай ук яңа елдан «Гарәп теле» һәм «Хокукый белемнәр мәктәбе»буенча курслар башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International