Сабинка елгасы яр буенда төзелеш эшләре дәвам итә

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

    Районыбыз  халкы ел дәвамында яратып йөри торган Сабинка елгасы яр буе мәйданында төзелеш эшләре ел дәвамында тукталып тормый. Бу көннәрдә биредә Казан шәһәренең “Базовый проект” җәмгыяте эшчеләре тарафыннан Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров һәм Совет урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере эшләнә. Күпернең озынлыгы 108 метрны тәшкил итә, киңлеге  3 метр, биклеге 12 метр. Әлеге күпер, беренчедән, җәяүлеләрнең юлын кыскартырга ярдәм итсә, икенчедән, яр буе мәйданын бизәп торучы иң күләмле һәм иң матур төзелеш объекты булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International