Ноябрьнең соңгы ял көне Рәсәй күләмендә аналар көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан җирлегебезнең социаль үзәкләрендә төрле чаралар, конкурслар булып узды. Көннәр суыту белән тимераякта шуу мәйданчыгын әзерли башладык. 24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштык. Авылларны саклап калу, шәхси хуҗалыкларның җитештерү эшчәнлеген активлаштыру, юлларын киңәйтү максатыннан Лаеш шәһәрендә Республика, район, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмәдә катнаштык. “Тимершык авыл җирлеге”