ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 24 ноябрьендә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә үтте.

«Тургай» приютында «Дуслык» дигэн уен викторина уткэрелде.

Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез. Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр. Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер. Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак.  Дуслык − бөек көч ул.

Һәвәскәрләр арасында бадминтон буенча турнирның беренче туры


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

24-25 ноябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә VI «Бәхет йолдызы» милли татар сәнгате ачык республика фестиваль - конкурсы узды, анда «Экспромт» хореография коллективы (җит.  Гыймадиева Т. Г.), «Тамчы»  вокаль ансамбле (җит. Харрасова Л. А.), «Бәллүр» вокаль ансамбле (җит. Давлиева Г. Р.), һәм  укытучылар Аксанова Л. М., Харрасова Л. А. һәм Давлиева Г. Р. аерым башкаручылары.

21-25 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

25 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба районы яшьләре арасында киберфутбол буенча турнир булып узды. Ярышта 8 кеше катнашты. Турнирның нәтиҗәләре буенча 3-4 урыннарны Мурат Сабиров и Айнур Мөхәммәтшин бүлештеләр, 2 урынны Делюс Фатхуллин яулады. Ярышның җиңүчесе итеп Фаил Шәрәфетдинов танылды.

        Искәртеп узабыз, әлеге турнирда 1-2 урын алган спортчыларыбыз 16 нчы декабрь көнне Сабада узачак киберфутбол ярышында Саба районы данын яклачаклар. Уңышлар телибез!


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара булып узды. 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортының спорт залында чәй эчтеләр.  16: 00 барлык әниләрне бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы котлады. Аннан соң тамашачыларга Әтнә дәүләт драма театры Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектры тәкъдим ителде. Г. Тукай


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

23 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында Саба интернат-мәктәбе укучыларының Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Зал укучыларның әниләре һәм әбиләре белән тулы иде. Концертны алып баручылар җыелучыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда яхшы кәеф һәм игелеклелек атмосферасын булдырдылар. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, төрле күренешләр сәхнәләштерделәр. Һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланган иде. Әниләр балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр, рәхәтләнеп шатландылар. Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.
 

Мәртен авылы халкы бәйрәмнәрне генә түгел, ә өмәләрне дә бердәм һәм күңелле үткәрә.

Мишә авыл җирлеге яңалыклары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International