ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл клубында "Сәрвиназ" фольклор ансамбле үзешчәннәре тарафыннан Аналар көненә багышланган концерт куелды. Тамашаны халык бик җылы кабул итте- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Буа шәһәрендә инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында авиамодельләштерү ярышлары булып үтте. 

Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

24 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты куелды. Матур җыр-биюләрдән, котлаулардан, бүләкләрдән торган бәйрәм әниләргә бик ошады.

24 нче ноябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә Әнилшр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Өченче яшь университеты

                24 ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсеннән әниләр Саба мәдәният йортында оештырылган “Әниләр көне” бәйрәменә барды.

                24 ноябрь кич белән Шекше мәдәният йортында татар халкының милли ризыгы өчпочмакка багышланган "Өчпочмак- FEST" һәм әниләр көненә кичә үткәрелде.

    Районыбыз  халкы ел дәвамында яратып йөри торган Сабинка елгасы яр буе мәйданында төзелеш эшләре ел дәвамында тукталып тормый. Бу көннәрдә биредә Казан шәһәренең “Базовый проект” җәмгыяте эшчеләре тарафыннан Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров һәм Совет урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере эшләнә. Саба шәһәр җирлеге.  

Әниләр көне уңаеннан, 23 ноябрь көнне, Тенеки авыл клубында әниләр белән берлектә спорт уеннары үткәрелде. 24 ноябрь көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Тормыш яме - Әнкәй, хатын - кыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Юлбат авыл җирлеге.

 

Тимершык  балалар бакчасы базасында  “Ел укытучысы-2018”  конкурсы  “Ел логопеды” номинациясенең муниципаль этабы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International