Һәвәскәрләр арасында бадминтон буенча турнирның беренче туры

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

        Бу ял көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә һәвәскәрләр арасында бадминтон буенча турнирның беренче туры узды. Безнең район спортчылары әлеге ярышларда бик яхшы чыгыш күрсәттеләр. Аерым алганда Бедрицкий Е. ир-атлар арасында 3 урын (В төркеме). Катнаш парлы разрядта  Габдулманов Р. - Зайнеева А. 2 урын, Мавлетов Б.-Каюмова А. 3 урын (С Төркеме). Белкин А.-Зарипова Г. 2 урын (В төркеме). Парлы разрядларда  Миңнегалиев И.-Шиһабиев И. 1 урын (А төркеме), Вәлиуллина С.-Каюмова А. 2 урын, Зарипова Г. - Зайнеева А. 3 урын, Габдулманов Р. - Гыйльметдинов А. 3 урын. (С Төркеме). Спортчыларыбызны бик яхшы чыгышы белән котлыйбыз һәм турнирның алдагы турларында уңышлар телибез.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International