23 декабрь көнне, үзенең 90 яшьлек юбилеен, Курсабаш авылында яшәүче, тыл ветераны - Сәләхиева Сәвия Галиәхмәт кызы билгеләп үтте. Туган көне белән аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе КӘРИМОВ МАРАТ РӘШИТУЛЫ Саба, Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы М.М.Хуҗин, Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гимадиев тәбрикләде. «Курсабаш авыл җирлеге»
2018 нче елның 27 нче декабрендә Явлаштау мәктәбендә яңа ел көненә багышланган бадминтон буенча турнир булып узды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Урта Саба” җәмгыяте эшчеләрен Кыш Бабай һәм Кар Кызы киләсе Яңа Ел белән котлады.
Мишә авыл җирлегендә Яна ел парады
27 декабрь көнне Хөснулла һәм Алагияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә, Эльза биләмәсендә Яңа ел балы узды.
27нче декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район Башлыгының Чыршы бәйрәме үтте.
Явлаштау авыл җирлегендә халыкның үз вакытын файдалы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Җирлек халкы актив рәвештә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 23 нче декабрь көнне Явлаштау авыл җирлеге командалары хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатының 1 уеннарында катнашып нәтиҗәле уен күрсәтте. Килдебәк һәм Тимершык мәктәпләрендә 2003-2004 нче елгы мәктәп укучылары арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Явлаштау мәктәбе егетләре 2 урынга лаек булдылар.
2018 елның 17 декабрендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында 2018/19 ел сезоны «Мәскәү пирамидасы» дисциплинасында рус бильярды буенча коммерция турниры старт алды. Ярышларга барлыгы 17 катнашучы керде, алар үзара әйләнеш системасы буенча уйнаячак.
Мичән авыл җирлеге территориясендә Яңа ел алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру максатыннан Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Иске Мичән авыл мәдәният йорты янында Яңа ел чыршысы бизәлде. Кичке вакытта чыршы үзенең матур утлары белән бөтен кешене җәлеп итә, бу Яңа елны каршы алу өчен бәйрәм кәефе өстәде. Безнең җирлек оешмалары ишек алларында һәм территорияләрендә әкияти кар фигуралары ясалды, яңа ел чыршылары куелды һәм төрле гирляндалар белән бизәлде. Көн саен торак пунктлар үзгәрә: урамда кичен барасың һәм үзеңне әкияттәге кебек тылсымлы илдә тоясың. Матурлык… “ Мичән авыл җирлеге”
Өтернәс авыл клубы бинасында капиталь ремонт бара. Ремонт бәясе 1 млн.968 сум. Ремонт эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Строй-Металл 43” җәмгыяте алып бара.