Мичән авыл җирлегендә Яңа елны каршы алу

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлеге территориясендә Яңа ел алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру максатыннан Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәренә әзерлек  башланды. Иске Мичән авыл мәдәният йорты янында Яңа ел чыршысы бизәлде. Кичке вакытта чыршы үзенең матур утлары белән бөтен кешене җәлеп итә, бу Яңа елны каршы алу өчен бәйрәм кәефе өстәде. Безнең җирлек оешмалары  ишек алларында һәм территорияләрендә әкияти кар фигуралары ясалды, яңа ел чыршылары куелды һәм төрле гирляндалар белән бизәлде. Көн саен торак пунктлар үзгәрә: урамда кичен барасың һәм үзеңне әкияттәге кебек тылсымлы илдә тоясың. Матурлык… “ Мичән авыл җирлеге”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International