Мишә авыл җирлегендә Яна ел парады

2018 елның 28 декабре, җомга

Быел Кыш бабаларының гаять зур һәм мавыктыргыч парады район үзәгендә  генә түгел Лесхоз бистәсендә дә узды. Мишә авыл җирлегендә оешкан барлык оешма-предприятияләрдә эшләүчеләр дә актив катнашты .

      Бәйрәм геройлары, бистә  урамнарыннан  авылдашларын сәламләп, төп чыршы янына килделәр. Анда Кыш бабай һәм Кар кызлары белән бергәләп балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бергәләп җырладылар, биеп-уйнадылар. Аннан соң тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыдагы утларны кабыздылар.

  "Чыршыкайда кунакта" дип аталган чыршы ачылу тантанасы һәм парад югары дәрәҗәдә оештырылды . Саф һавада күңел ачу, аралашу бәйрәмгә килүчеләргә бик тә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International