Яңа ел - могҗиза вәгъдә итүче бәйрәм. Яңа елдан без яңа казанышлар, бүләкләр, могҗизалар көтәбез. Яңа ел төнендә генә кабак искиткеч каретага, кара үрдәк - искиткеч аккошка, уенчык Щелкунчик - принцка, ә Золушка - әкияти сихри кызга әйләнә ала. Чыннан да, Яңа ел сюрпризсыз Яңа ел түгел! Исегездә тотыгыз, сәгать телләр уникене суккач - могҗиза булачак!?
27 декабрь көнне Хөснулла һәм Алагияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә, Эльза биләмәсендә Яңа ел балы узды. Бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук әкият геройлары: кар бөртекләре, Кар бабай Олаф, убырлылар Аида, Иргола, Глэрия һәм 2019 ел хуҗасы килде. Балалар зур кызыксыну белән тамашаны карадылар, Яңа ел чыршысы янында әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, бәйгеләрдә катнаштылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы һәр балага Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.