2018 елның 17 декабрендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында 2018/19 ел сезоны «Мәскәү пирамидасы» дисциплинасында рус бильярды буенча коммерция турниры старт алды. Ярышларга барлыгы 17 катнашучы керде, алар үзара әйләнеш системасы буенча уйнаячак.