ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә урнашкан балалар бакчалары һәм урта мәктәптә , балаларның күптән көтеп алган “ Яна ел” бәйрәмнәре  шаулап-гөрләп узды. Югары Симет авыл җирлеге. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

30 декабрьдә уздырылгын  “Әкияттә кунакта” дип аталагн театральләштерелгән бәйрәм тамашачылар күңелендә үзенең төрлелеге белән истә калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегенә керүче Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Өч Нарат авыллары клубларында гөрләтеп Яңа ел бәйрәмнәре узды. Яңа ел бары шатлыклар гына алып килсен. Яңа 2019 ел белән!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

    2019 елның 1 гыйнварыннан төбәк операторы – «ПЖКХ ИК " ҖЧҖ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән расланган бердәм тариф куллану белән ТКО белән мөрәҗәгать итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлый.

   «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында " 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль Законның 24.7 статьясындагы 4 пункты нигезендә ТКО милекчеләре каты коммуналь калдыклар белән региональ оператор белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзи, аның эшчәнлеге зонасында каты коммуналь калдыклар барлыкка килә һәм аларны туплау урыннары урнашкан.

   ТКО белән мөрәҗәгать итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзү турында тәкъдим һәм типовой килешү тексты региональ оператор сайтында урнаштырылган www.clcity.ru.

Тэги: Икътисад бүлеге

30,31 декабрь көнне Сатыш авыл җирлегендә барлык мәдәният йортларында Яңа ел чаралары булып узды. Мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел тамашалары әзерләнде һәм Яңа ел лотереясы үткәрелде. Бәйрәм чарасы күтәренке кәеф, көлке һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. Шулай ук барлык мәдәният йортларында дә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Ф. Шәфигуллин бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Сатыш авыл җирлеге

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30,31 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында   Яңа ел бәйрәме тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарадлар югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарадлар югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм-тамашадан канәгать калдылар. "Тимершык авыл җирлеге"

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

31
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, Саба кунаклары!

      Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2018 ел ахырына килеп җитте. Без аны олы хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да, бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. Районыбызда агымдагы ел җитештерүчән хезмәт, төзү-яңарту эшләре белән үтеп китте.  Социаль үзгәрешләрне ка­­мил­ләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыр­ту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарылды. Республикада тормышка ашырылучы  дәүләт  программаларында  актив  катнашу нәтиҗәсендә торак йортлар, социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды.  Үткән  ел  белән  чагыштырганда,  тулаем продукция  җитештерү  күләме  артты. Районыбыз социаль-икътисади үсеш буенча Татарстан Республикасында  район арасында беренче унлыктагы алдынгы районнар сафында.  Табигать шартлары бик  уңайлы булмаса да, игенчеләребез  сынатмады. Терлекчеләребез дә үз вазифаларын үтәп, елны үсеш бе­лән тәмамлыйлар. Са­ба  җирен  яратып,  би­редә  хезмәт куйган һәм эшләвен дәвам итүче район халкына ихлас рәхмәтлемен. Саба районының туктаусыз үсүе, тормыш шартларының көннән-көн яхшырак, уңайлырак була баруы – барыбызның да үз урынында тырышып эшләве нәтиҗәсе.

30 декабрь көнне Юлбат авыл җирлегендәге мәдәният учакларында яңа ел бал-маскарадлары узды. Бәйрәм конкурслар, җырлар белән үрелеп барды.

 

Яраткан Яңа ел бәйрәмен көтеп алу һәм аның килеп чыгуы-безнең барыбыз өчен дә бик матур вакыт. Шулай ук дуслары белән бергә күңелле һәм кызыклы үткәрергә бу искиткеч бәйрәм. Ә тагын балачактан ук яраткан әкият белән очрашырга була һәм ел саен түземсезлек белән көтеп калабыз. Менә шундый матур Яңа ел тамашасын район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде һәм дәвам итә. Барлык катнашучыларга да үзенчәлекле кәеф өстәде.

Ә геройлар белән алга таба ни булганын, хөрмәтле тамашачылар, 12 гыйнварда 19.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк тамашага килсәгез белергә була.  Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International