ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

   Саба аграр көллиятендә студентларны бар яктан да камил шәхес тәрбияләү өстендә зур эшчәнлек алып барыла.Студентлар "Хан" методы белән белем ала, гыйлем дәрәҗәсен үстерә һәм рухи, физик яктан югарылыкка омтылып яши. 2018-2019 нчы уку елы башыннан көллияттә дәресләрдән соң шөгыльләнер өчен 27 түгәрәк эшли һәм шуларның берсе "Шахмат" түгәрәге узенең беренче җимешләре белән куандырды. 24 нче гыйнвар көнне көллиятебез эчендә Динар Закиров җитәкчелегендә шахмат турниры үтте һәм ике номинациядә түбәндәге студентлар җиңү яулады.

 

25 гынвар, Студентлар көне уңаеннан, көллиятебезнең 4 курс студенты Садыков Ильназ, 2 курс студенты Булатов Зөлфәт, 1 курс студенты Якубова Лиана "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә кунакта булды. Җанлы әңгәмә, моңлы җырлар, матур теләкләр белән студентлар Саба аграр көлляте тормышы белән таныштырды.

Кичә Саба районының хезмәт коллективлары һәм җирлекләрнең ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды (Шәмәрдән зонасы).

28 гыйнвар көнне Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды. (Байлар Сабасы зонасы).

28 гыйнвар көнне  Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургалиевич Минниханов  һәм район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Сатыш авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Сатыш авыл җирлеге башлыгы, Шафигуллин Фаил Фәһим улы,  2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алдагы эш турында сөйләде.

Сатыш авыл җирлеге

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

75 ел тулу уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде.

1943 елның 12-30 гыйнварында Ленинград һәм Волхово фронтлары көче белән Балтика флоты, Ладожск хәрби флотилиясе һәм ерак хәрәкәт авиациясе көчләренең бер өлеше ярдәмендә үткәрелгән «Искра» операциясе нәтиҗәсендә Ленинград азат ителә. 18 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелә.

Шул куркыныч вакыт турында безгә Камалыштагы кешеләрнең хатирәләрен истә тотарга ярдәм итә. Шуларның берсе Исхаков Ринат Садыйк улы-хәзер Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче. 2019 елның 25 гыйнварында камалышта яшәгән Ленинградта яшәүчеләр хөрмәтенә Лесхоз мәдәният йорты коллективы башкаруында бәйрәм концерты үткәрелде. Шулай ук Исхаковка Р. С. район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек катнашында «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан» истәлек билгесе тапшырылды.

2018/19 еллар сезонының мини-футбол буенча хезмәт коллективлары арасында Саба муниципаль районы чемпионатында Иске Икшермә авыл җирлеге командасы II урынны яулады. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ООО "Саба" җәмгыятенең Мичән һәм Тимершык бригадаларында еллык отчет җыелышы үтте.

Сәламәтлек көне иртәнге гимнастика белән башланып китте. Тәрбиячеләр «Файдалы һәм зыянлы гадәтләр», «Сәламәтлек – зур байлык», «Нәрсә ул микроблар?», «Витаминнар – сәламәтлек дуслары» кебек темаларга эңгәмә һәм шөгыльләр уздырдылар

Тэги: Мәгариф идарәсе

   Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.  "Шәһәр тибындагы бистәсе булган авыл районнары арасында үзәк чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә Саба муниципаль районы быел да 1нче урынны яулады һәм бер миллион сум күләмендә акчалата премия алачак. "Авыл җирлекләрендә чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә җиңүчеләр республиканың биш зонасыннан сайлап алынды. Төньяк-көнбатыш зонасында Шәмәрдән авыл җирлегенә 2нче урын бирелде һәм җирлекне 200 мең сум күләмендә приз көтә.

   Район халкына, оешма җитәкчеләренә куелган хезмәтләре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International