Саба бистәсенең 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасында сәламәтлек көне узды.
Сәламәтлек көне иртәнге гимнастика белән башланып китте. Тәрбиячеләр «Файдалы һәм зыянлы гадәтләр», «Сәламәтлек – зур байлык», «Нәрсә ул микроблар?», «Витаминнар – сәламәтлек дуслары» кебек темаларга эңгәмә һәм шөгыльләр уздырдылар.
Шулай ук сәламәтлек көне уңаеннан, «Без сәламәтлеккә «Әйе!» дип әйтәбез» дип аталган спорт бәйрәме булып узды. Балалар төрле спорт ярышларында катнашып, үзләренең көчләрен, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Төрле ярышларда катнашу – балаларның күңелен күтәрде, балаларга шатлык, көч өстәде.