Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

   Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.  "Шәһәр тибындагы бистәсе булган авыл районнары арасында үзәк чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә Саба муниципаль районы быел да 1нче урынны яулады һәм бер миллион сум күләмендә акчалата премия алачак. "Авыл җирлекләрендә чыршыны иң яхшы бизәү" номинациясендә җиңүчеләр республиканың биш зонасыннан сайлап алынды. Төньяк-көнбатыш зонасында Шәмәрдән авыл җирлегенә 2нче урын бирелде һәм җирлекне 200 мең сум күләмендә приз көтә.

   Район халкына, оешма җитәкчеләренә куелган хезмәтләре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International