27 апрель көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә өмә оештырылды. Мәктәбебез укучылары мәктәп яны участокларын, Олы һәм Кече Шыңар чишмәләрен, урамнарны чистарттылар.
Олы Шыңар авыл җирлегендә “Агач утырту көне”ндә барлыгы 50 төп чыршы үсентеләре утыртылды.
Оет авыл клубында китапханә белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде.
Күпләр өчен 1 Май-иң яраткан бәйрәм. Язның соңгы аена туры килсә дә, нәкъ менә ул җылылык һәм кояш нурларының башлану символы булып санала. Ә россиялеләр өчен ул май каникуллары башлану дигәнне аңлата - эш ыгы – зыгысыннан буш һәм бары тик туганнар һәм дуслар белән генә ял итүгә багышланган көннәр чиратлары.
Олы Нырты авыл җирлегендәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр "Урман утырту көне" акциясендә катнашып агачлар утырттылар.
Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча (конвертлы түләү системасы, эш бирүче хезмәткәрләре белән хезмәт килешүләре төземичә хезмәт эшчәнлеген алып бару) гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы (алга таба – килешү) турында килешү имзаланды (теркәлә).
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында " Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).
Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр 5 статья нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27 статьясы.
Әлеге мәгълүматны халыкка җиткерү максатыннан министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек " әзерләнде (кушымта итеп бирелә).
«Памятка о минимальной заработной плате в Республике Татарстан»
30 апрельдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Сорауларга Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирәчәк. "Кайнар линия»телефоны (843)255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!
27 апрельдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Казан” агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Урман утырту көне»акциясе узды. Акциядә Шәмәрдән авыл җирлегенең барлык оешма-учреждениеләре дә актив катнашты. Барлыгы 285 төп агач утыртылды.