Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чаралар

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Оет авыл  клубында китапханә  белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. 25 апрель көнне  "Син Тукайны беләсеңме?" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Викторина сорауларына дөрес һәм төгәл җавап биреп, балалар язучы турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. 26 апрель көнне   "Тукай - милләтебез кояшы" исемле әдәби - музыкаль сәгать үтте. Чара барышында әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды, аның шигырьләре яттан сөйләнде, сәхнәләштерелде,"Тукайның әкияти дөньясы" рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. 26 апрель көнне  "Тукай безнең күңелләрдә" исемле  әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында Габдулла Тукайның тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде, "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләре, мәсәлләре кычкырып укылды. Соңыннан "Әсәрләре - тәрбия чарасы" дигән темага фикер  алыштык. 27 апрель көнне "Шатлык" балалар бакчасы белән берлектә "Ныклы гаилә" проекты кысаларында  "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында балаларга Тукайның балачагы турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен  сөйләделәр,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International