ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районы хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-атлар командалары арасында волейбол Чемпионаты.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

    28 апрель көнне Олыяз авылы мәдәният йортында Югары Симет авыл җирлеге үзешчәннәренең "Мәхәббәт , кәҗә һәм хорлар көрәше” дип исемләнгән   иҗат-отчет концерты куелды. Югары Симет авыл җирлеге.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өмә үткәрелде. Интернат территориясен һәм бистәнең беркетелгән урамнарын чистарту буенча эш башкарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

29 апрель көнне Иске Икшермә авылында район башлыгы - Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында буа ачу тантанасы булды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Хөрмәтле Саба районы халкы! 1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

    Безнең барыбыз өчен дә бу көн яз килүен һәм табигатьнең яңаруын, шул ук вакытта яхшыга өметне гәүдәләндерә. 1 Май-үзенең көндәлек хезмәте белән иртәгәсе көн, илнең һәм үз гаиләсенең чәчәк атуы һәм иминлеге булдыручылар өчен бәйрәм.

30 апрель көнне район мәдәният йортында " Җырлы-моңлы Балачак» концерты булып узды.Байлар Сабасы " Балачак«. Чара ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Халыкара бию көне унаеннан Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Гарипова Г.М. һәм Мөбәрәкҗанова А.З. бию бүлеге укучыларының узләре куйган биюләре буенча конкурс оештырдылар. Әлеге чарада жюри әгъзаларенә төрле жанрдагы 8 бию тәкъдим ителде. Шунысы сөендерә, бу конкурста чыгарылыш бүлек укучыларыннан тыш 4 нче сыйныф укучылары да катнашты.

Жюри әгъзаларе җиңүчеләргә түбәндәге номинацияләр буенча дипломнар тапшырды:

- «Милли горыф - гадәтләрне саклап калган өчен»

- «Иҗади илһам өчен»

- «Иң үзенчәлекле бию өчен»

- «Иң эффектлы бию өчен»

- «Иҗади ниятне тормышка ашырган өчен»

- «Сюжетның үзенчәлеклеге өчен»

Бию кичәсе катнашучылары грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы  белән тәмамланды. Барлык укучылар һәм аларның әти-әниләре канәгать калдылар.

30 апрель көнне Балалар иҗаты үзәгендә «Без бергә» Республика балалар  сәнгать фестиваль-бәйгесенең гала-концерты булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

30 нчы апрель көнне Кукмара шәһәренең "Галактика" балалар иҗат үзәге  базасында укучылар арасында Р.И.Үтәмешев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләре буенча республика  конференциясе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

  1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Бәйрәм алдыннан Финанс-бюджет палатасы һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре учреждение территориясен һәм яр буйларын чистарту өчен өмәгә чыктылар. Нәтиҗәдә, бер контейнер чүп һәм яфраклар җыелды.  Чара барышында шулай УК яшь агачлар һәм куаклар утырту буенча эшләр башкарылды. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт  коллективын тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International