Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучылары арасында сәхнәләштерелгән эшләр бәйгесе

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Халыкара бию көне унаеннан Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Гарипова Г.М. һәм Мөбәрәкҗанова А.З. бию бүлеге укучыларының узләре куйган биюләре буенча конкурс оештырдылар. Әлеге чарада жюри әгъзаларенә төрле жанрдагы 8 бию тәкъдим ителде. Шунысы сөендерә, бу конкурста чыгарылыш бүлек укучыларыннан тыш 4 нче сыйныф укучылары да катнашты.

Жюри әгъзаларе җиңүчеләргә түбәндәге номинацияләр буенча дипломнар тапшырды:

- «Милли горыф - гадәтләрне саклап калган өчен»

- «Иҗади илһам өчен»

- «Иң үзенчәлекле бию өчен»

- «Иң эффектлы бию өчен»

- «Иҗади ниятне тормышка ашырган өчен»

- «Сюжетның үзенчәлеклеге өчен»

Бию кичәсе катнашучылары грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы  белән тәмамланды. Барлык укучылар һәм аларның әти-әниләре канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International