30 апрель көнне Балалар иҗаты үзәгендә «Без бергә» Республика балалар сәнгать фестиваль-бәйгесенең гала-концерты булып узды.
Җылы котлаулар, дулкынландыргыч шигырьләр, күңелне тибрәтердәй җырлар яңгырады. Алкышлар һич тынып тормады. Бүгенге чарадан, һичшиксез, һәр укучы уңай эмоцияләр алгандыр.
Бер ай дәвамында ун номинация буенча узган бәйге җиңүчеләре Дипломнар һәм акчалата приз белән бүләкләнде.