ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

1 июль көнне кеше,үсемлекләр, хайваннар тормышында суның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту максатыннан Иске Икшермә авылы китапханәчесе балалар белән чишмәгә экскурсиягә бардылар. Чишмәләрнен ничек килеп чыгуы турында әңгәмә корды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Россиядә Театр елы кысаларында 1 июльдан алып 6 июльгә  кадәр  Саба район Үзәк китапханәсе  «Тылсымлы  театр дөньясы» атналыгын игълан итте.

   Театр атналыгы барлык яшьтәге  укучылар  өчен оештырыла. Китапханә кунакларын мавыктыргыч танып-белү программасы буенча үткәреләчәк чаралар – театр сәнгате буенча тематик китап күргәзмәләре, театральләштерелгән укулар, районыбызның  театр коллективлары әһелләре белән танышулар , бәйгеләр, мастер-класслар көтә.

     Барыгызны да «Театр атналыгы»на кушылырга һәм онытылмас мизгелләр, бик күп уңай хисләр алырга чакырабыз!

Тэги: Саба үзәк китапханәсе

Сәләт сменасы дәвам итә. Биредә шәхеснең һәрьяклап гармонияле үсеше, интеллекты һәм күзаллау өчен барлык шартлар да тудырылган.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүгенгесе көндә Тимершык авыл җирлегенә караган Кызыл-Мишә мәдәният йортында ремонт эшләре алып барыла. Төзекләндерү эшләре районның ООО “Газводстрой” оешмасы тарафыннан башкарыла. Эш төрләренә килгәндә, бина тирәли брусчатка белән отмоска ясау эшен тәмамладылар. Алга таба мәдәният йортының котельный ремонты, плитка ябыштыру, котел һәм насосларны алыштыру каралган.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Рәссәй дә  Театр елы уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе ( күчмә китапханәдә ) Чабия Чурчи  авылында китапханәче һәм клуб мөдире  балалар белән берлектә " Театр дөньясы" тема астында презентация  каралдылар . Соңыннан " Театр  яктылыкка нурга илтә " дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар " Шәүкәт Биктимеров " китапка  күзәтү ясалды .
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

29 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Яшьләр көне билгеләп үтелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Җәй - ял, уеннар, күңел ачу һәм, әлбәттә, иң кызыклы китаплар уку вакыты. Җәйге вакыт - ул балалар һәм яшүсмерләр өчен китап нигезендә иҗат һәм аралашу өчен уникаль мөмкинлек. Җәй көне китапханәләр үзенчәлекле ял һәм иҗат үзәгенә әверелә. Балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм укуга җәлеп итү - авыл китапханәсе өчен төп бурычларның берсе. Югары Шытсу авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  #Тиз йөрешле уку җәйге китап сәяхәте өлкә акциясе кысаларында, 2019 елның 29 июнендә поездларда, метро һәм трамвайларда сәяхәт итү турында китаплар кычкырып укулар оештырды. Балалар өчен сәяхәтләр, тимер юл һәм беренче паровозлар төзү тарихы, яшь сәяхәтчеләр тарихы турында кызыклы хикәяләр уку тәкъдим итүче китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар бер-берсенә төрле авторларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Соңыннан “Геройны тап” дигән әдәби викторина үткәрелде. Балалар белән бергә сәяхәтләр, транспортның төрле төрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

   2019 нче елның 1 нче июлендә ТР Мамадыш районы территориясендә оештырылган "Галактика балалары" Республика палаткалы лагереның икенче сменасы ачылды. 

   ​​Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының профилактик исәпкә алуның төрле төрләрендә торучы 6 балигъ булмаган бала "Галактика балалары" палаткалы лагерьга җибәрелде.

 2019 нчы елның 2 нче июльдә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада район прокуратурасы, суд приставы, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Әлки районында Татарстан Республикасы халыклары традицион уенының «әйлән-бәйлән»республика фестивале узды. Фестивальнең максатлары һәм бурычлары булып балалар фольклор коллективларына ярдәм итү, балаларда һәм үсмерләрдә үз халкының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү тора.

Шекше мәдәният йортының "Борлегэн" фольклор коллективы I һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International