Әлки районында Татарстан Республикасы халыклары традицион уенының «әйлән-бәйлән»республика фестивале узды. Фестивальнең максатлары һәм бурычлары булып балалар фольклор коллективларына ярдәм итү, балаларда һәм үсмерләрдә үз халкының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү тора.
Шекше мәдәният йортының "Борлегэн" фольклор коллективы I һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.