ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

   Сабаның 2 нче номерлы «Әллуки» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

17 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тормыш бер тапкыр бирелә " дигән темага түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрделәр. Лесхоз бистәсе активистлары белән очрашу оештырдылар. Тормыш — ул байлык, кешегә бер генә тапкыр бирелә торган бүләк. Тормышыңны нинди эчтәлек белән тутыруы аның үзеннән тора. Билгеле, вакыт сузыла. Яшүсмерләр белән «кыйммәтләр» төшенчәсе, аның турыдан-туры һәм күчерелмә әһәмияте турында фикер алыштылар. Активистларыбызны дөрес яшәү рәвеше алып барырга чакырып, сәламәтлек турында презентация күрсәттелде. Безнең киләчәк яхшы, сәламәт кулларда дип ышанып калабыз.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

​ 17 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Бикиев Илдус Нургали улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Үз өендә бәхетле кеше – иң бәхетле кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярны котлау өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", "Сөембикә" клубларының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Ильдус абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Айнур Габделхаков белән җырчы Гөлзилә Нурмөхәммәтова җыр башкардылар. Балалар һәм туганнарыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба үзәк китапханәсе)

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе субъектларына эштән азат ителү куркынычы янаган сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру өчен, тулы булмаган эш вакыты режимын кертүне, гади, вакытлыча эшләрне туктату, хезмәт хакын саклап калмыйча отпусклар бирү, хезмәткәрләрне эштән азат итү буенча чаралар үткәрүне дә кертеп, федераль бюджет акчалары бирү мәсьәләсе карала.

16 март көнне Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасында  балаларны юлда йөрү куркынычсызлыгы  кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган чара  булып үтте. Зурлар төркеме балалары  “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” дип исемләнгән театраль  тамаша күрсәттеләр.  Балалар шушы спектакль аша, юлда  йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен күрсәттеләр.Әкият балаларга да, кунакларга бик ошады. Балалар юлларда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне үтәргә сүз бирделәр. Чакырылган кунаклар, ЮХИДИ   инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова  Гүзәл  Назиф кызы педагогларның эшен югары бәяләделәр, балаларның белемнәреннән канәгатъ калдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.

13 март көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Кызыл-Мишә авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрү өчен бүләкләр  җыю оештырдылар. Бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр күп җыелган иде. Барлык авылдашларны 19 март көнне Кызыл- Мишә авылы мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә катнашучыларга тапшырылачак

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Балалар бакчасында төп максатларның берсе булып балаларга экологик тәрбия бирү тора. Безнең Мингәр “Сәйлән” балалар бакчасында, табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү максатында, бакчабызда экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Бүлмәдә балаларны табигать белән таныштыру өчен, табигать почмагы булдырылды. Анда балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, төрле бүлмә гөлләре, туган ягыбыз үсемлекләренә папка ясалды. Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда һәрвакыт яшеллек, матурлык, гүзәллек хөкем сөрә. Бу матурлыкны балалар үз куллары белән булдыралар. Гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр. Тәрәз төпләре өчен суган, тәмләткечләр утырталар.Сөйләм теле, экология шөгыльләрендә табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз,  шигырьләр ятлыйбыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары арасындагы хезмәттәшлекнең электрон форматы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International