ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

     Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын ябу тантанасы булып узды. Җиңү өчен Россиянең 71 регионыннан 300 гә якын укучы көч сынашты. Олимпиада 3 этапта уздырылды: беренче язма тур (эссе язу), тест биремнәрен үз эченә алган икенче язма тур; өченче телдән тур. 3нче апрельдә олимпиадага йомгак ясалды. Тимершык урта мәктәбенең 10нчы сыйныф  укучысы Дәүләтов Баязит (укытучысы Зарипова З.Ф.) бу олимпиадада призер булды. Баязитны һәм аның укытучысы Зөлфия Фидәилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, үсеш һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

4 апрель 18 сәгатьтән 5 апрель  8 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 4 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән :

 көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 24 метрга кадәр көчле җил (Казаннан башка);

- көчле кар, юеш кар, буран; явым - төшем һәм буран булганда күз күременең 500-1000мга кадәр начарлануы; 

- юеш кар ;

- юлларда бозлавык, кар боткасы, юлларның аерым участокларында  зур кар көртләре көтелә.

4 апрель көнне 12 сәгатьтән 5 апрель көнне 00 сәгатькә кадәр метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

Татарстан Республикасы территориясендә, күбесенчә көньяк һәм көнчыгыш районнарда,4 апрель көннең икенче яртысында һәм кич белән, 2022 елның 5 апрелендә төнлә урыны белән, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитәргә мөмкин.

2 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре цифрлы мәдәният проекты кысаларында музейга виртуаль сәяхәт оештырдылар. Чара барышында катнашучылар музейда нинди кызыклы әйберләр күрергә мөмкин икәнлеге, нинди күргәзмәләр булуы, музей хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре турында белделәр. Музей - Дәүләт Эрмитажы коллекциясе белән таныштылар. Бу - Санкт-Петербургның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатькә багышланган иң танылган музейларының берсе. Чара ахырында әбиләребезнең кул эшләре белән таныштылар, алар музейда үз урыннарын алырга һәм кыйммәтле экспонат булырга лаек. Күптән чигелгән, бүгенге көнгә кадәр сакланган кул эшләре дә бар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Халыкара китап көне кысаларында «Сезне  уку утравында маҗаралар көтә» дип аталган әдәби сәяхәт үткәрделәр. Балалар китаплары – ул тулы бер дөнья, иң кызыклы һәм серле китаплар-балалар китаплары. 2 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ганс Кристиан Андерсен барлык чорларның иң бөек әкиятчесе дип санала. Балалар бөек Г.К.Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар. Алар язучының тормыш юлы белән таныштылар, презентация-викторина ярдәмендә Андерсенның  әкият геройларын танып, сөйләп бардылдар. Г.Х. Андерсен әкиятләренә багышланган уен-квест балаларда күңелле җанлану уятты. Китаплар турында мәкальләр укыдылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Һәр станциядә катнашучылар яңа биремнәр алдылар. Сәяхәт серле сандыктан хәзинә табу белән тәмамланды. “Балалар китабы көне белән” дигән китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 нче апрель көнне  Гимназия  базасында  әти-әниләр  өчен “ Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне” Россиякүләм акциясе узачак.  Акциядә районның барлык мәктәпләреннән  булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары  катнаша. Әлеге Акция әти-әниләргә үз балалары белән урыннарын алмашырга һәм БДИның бөтен процедурасын имтихан пунктына керүдән алып үз нәтиҗәләрен алганчы узарга мөмкинлек бирә. 2022 нче елда катнашучыларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк.  Акциядә катнашучылар үз нәтиҗәләрен теркәлү узган гомуми белем бирү оешмаларында белә алачак.  Ата-аналардан тыш, бу көнне сынау имтиханы тапшыру мөмкинлеге матбугат чаралары вәкилләренә дә бирелә.

Чара барышында түбәндәгеләрне күрергә мөмкин булачак:

 - БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә катнашучыларның эш урыны ничек оештырылган;

 - БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырыла;

 - эпидемиологик иминлекнең нинди чаралары кулланыла.

Чараның озынлыгы: 1 сәгать  – биремнәрне эшләү, 40 минут – түгәрәк өстәл.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Тапшыручылар белән килештерелгән һәм 2022 елга РТРС генераль дирекциясе раслаган график нигезендә, Шәмәрдәннең радио-теле үзәгендә 2012 елның 18 апрелендә 2.00 дән 11:00 гә кадәр, аналоглы ("ТНВ" ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшыру программаларын тапшырудан тыеп, планлы профилактик эшләр башкарылачак.

Хәзерге вакытта без катлаулы яңа шартларда яшибез, төрле продукция җитештерүчеләр предприятиеләре кооперациясе шактый дәрәҗәдә бозылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2022 елның 26 апрелендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр "бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында" темасына "хатын-кыз игътибары"телефон линиясен оештыра.

Бәяләр, тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International