Әдәби сәяхәт «Сезне уку утравында маҗаралар көтә»

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Халыкара китап көне кысаларында «Сезне уку утравында маҗаралар көтә» дип аталган әдәби сәяхәт үткәрделәр. Балалар китаплары – ул тулы бер дөнья, иң кызыклы һәм серле китаплар-балалар китаплары. 2 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Ганс Кристиан Андерсен барлык чорларның иң бөек әкиятчесе дип санала. Балалар бөек Г.К.Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар. Алар язучының тормыш юлы белән таныштылар, презентация-викторина ярдәмендә Андерсенның  әкият геройларын танып, сөйләп бардылдар. Г.Х. Андерсен әкиятләренә багышланган уен-квест балаларда күңелле җанлану уятты. Китаплар турында мәкальләр укыдылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Һәр станциядә катнашучылар яңа биремнәр алдылар. Сәяхәт серле сандыктан хәзинә табу белән тәмамланды. “Балалар китабы көне белән” дигән китап күргәзмәсе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International