Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 12 май 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 13 мае
2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан; төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр,
көндез 15-20 метрга кадәр көчле җил.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Бу көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Хәерова Рәхимә Муллагали кызы 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Ильгизәр Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы баш хисапчысы Сәүбәнова Резеда Шаһинур кызы котладылар . Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәседә Бөек Җиңүгә 77 ел булу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде.
Авария хәленә бәйле рәвештә, 12 май көнне сәгать 10:00 дан 16:00 га кадәр Югары Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Эзмә авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.
2022 нче елның 8 май көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
Югары Симет авыл җирлегендә , Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына бәйрәм митингы булып узды.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар Олы Шыңар һәм Оет авылларында үткәрелде. Авылдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.
8 май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митинглары үткәрелде. Укучылар, авыл халкы һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм митингы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр кую һәм бакчага агач утырту белән тәмамланды.