Район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” - әдәби кичә уздырылды. Язучы белән очрашуда “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр” клубы, авыл китапханәчеләре катнашты.
Рашат Низамиев үзенең тормышы, иҗади юлы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.
Чара язучы турында видео фрагментлар күрсәтү белән үрелеп барылды.
Шулай ук кичә барышында Зөлфия Зиннурова башкаруында Рашат Низамиев сүзләренә язылган “Саба чишмәләре” дигән җыр да яңгырады.
Кичә ахырында китапханә исеменнән якташ язучыга истәлекле бүләк тапшырылды.
Үсеп килүче яшь буын арасында имин тормыш культурасын пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Бөтенрәсәй “Тормыш иминлеге нигезләре” ачык дәресе узды. Әлеге чарада Саба һәм Теләче районнары буенча ТР МЧС идарәсе, Саба районы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре дә катнашты. Укучылар чакырылган кунаклар һәм укытучы Карамов А.Р. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне искә төшерделәр. Әңгәмә практик күнегүләр белән ныгытылып барды.
18 май көнне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе үткәргән «Яшь сайлаучы көне» проекты кысаларында Саба районы территориаль сайлау комиссиясе мәктәп укучылары арасында рәсем конкурсына йомгак ясады, шулай ук Саба аграр көллияте укучылары белән түгәрәк өстәл үткәрде.
“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде.
Сатыш авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.
Гаилә-ул гади сүз генә түгел, һәр кеше тормышында иң төп кешеләр. Кеше тормышында күп нәрсә гаиләнең аңа нинди әхлакый кыйммәтләр кертүенә, гаиләдәге тормыш ничек үтүенә һәм киләчәктә кеше үзе нинди гаилә коруына бәйле.
Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм һәр кеше өчен бик мөһим. Ул гаиләнең мөһимлеген ассызыклый, тагын бер кат туганнары белән бергә җыелып, тагын да якынрак булу өчен сәбәп бирә.
Халыкара гаилә көне алдыннан 13 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Саба чишмәләре" коллективы булып китте.Алар ретро җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.
Концерт барысына да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Пенсионерлар арасында йөзү буенча” ярышта 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре, "Урман утырту көне" акциясендә катнашып чыршылар утырттылар.