Җәйге каникуллар якынлаша. Димәк укучыларга кабат юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим. Шул уңайдан,19нчы май көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Дорожный калейдоскоп» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада ЮХИДИ хезмәткәрләре Насыйбуллин И.Д. һәм Ягафарова Г.Н. катнашты. Танып-белү сәгате “Знай.Помни.Соблюдай” китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән башланып китте. Илнур Насыйбуллин “Юлларда куркынычсызлык” темасына чыгыш ясады, ә Гүзәл Ягафарова укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Укучылар бердәм, актив булып светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре буенча биремнәрне үтәделәр, пазллар җыйдылар. Чара ахырында укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
сәгать 10нан. 20 сәгатькә кадәр. 2022 елның 20 мае
2022 елның 20 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
19 май-Пионерия туган көненә 100 ел. Олы Шыңар авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә пионерия туган көненә багышланган "Ал җилкәннәр астында" дип исемләнгән концерт үткәрелде. Без бергәләп Пионерия утравына ал җилкәндә сәяхәт кылдык. Ал җилкәннәр романтиканы, хыялны, ачыш эзләүне символлаштыра. Пионерлар оешмасы тарихы да «Яшь пионерлар маршы» ннан башланып китте, безнең чара да бу җыр белән башланды.
Концертта «Пионерская зорька» дигән чакыру радиопрограммалары, балалар өлкәннәр белән бергә башкарган пионер җырлары яңгырады. Кайчандыр пионер булган, пионер балачагы һәм яшьлеге белән булган һәркемгә күңелле хатирә булачак. Очрашуның финал ноктасын булып дәртле пионер җыры астында флешмоб булды.
Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән -10 756сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.
Яшь гаиләләргә туры эфир үткәрү турында
Олы Нырты җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм - минем горурлыгым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр рәсем үзенчә уникаль – баланың аның гаиләсенә, аның эчендәге үзара мөнәсәбәтләргә карашы.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
Хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды. Сатыш авыл җирлегеннән "Бигәнәй волейбол командасы 1 урын алды. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Гыйләҗев Илсаф (Бигәнәй) яулады.
Күпләр фикеренчә, фармацевтлар һәм провизорлар гына сатучылар. Тик бу-чын профессионаллар, алар даими рәвештә белем ала, белемнәрен тулыландырып, вакытлы аттестацияне уза, дару препаратларында, дозировкаларда һәм кабул итү тәртибендә, табибларның күпчелегеннән күбрәк.
Сегодня в Татарстане отмечается День печати. Этот праздник объединяет людей различных профессий – журналистов, редакторов, издателей, работников полиграфической промышленности, распространителей печатных изданий.