ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Аккүл-Бигәнәй авылында спорт мәйданчыгы төзелеше башланды. "УПТК" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә "МДСУ-1" ҖЧҖ белән төзелгән 5048299,00 сумлык контракт нигезендә җирле үзара салым чаралары хисабына әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2 сентябрьдә Сатыш авылында " Без террорга каршы!" террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш буенча белешмәлекләр таратылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров  исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 20 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 137 укучы белем алачак.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылында "Җырлы-биюле кичке уен" уздырылды. Җыелган халык җырлап-биеп, халкыбызның борынгы милли уеннарын уйнап күңел ачты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында ЩПС программасы нигезендә юл ремонтлау эше башланачак. Барлыгы 320 күләмендә юлга таш җәелү планлаштырыла. Эшне ООО "МДСУ1" оешмасы башкарачак. Бүгенге көндә материал ташу эше бара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2022» конкурсының «Район җирлекләренең административ биналары территорияләре» номинациясенда катнашып 1 урын алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә белем көне үткәрелде. Бу елны укырга барлыгы 6 укучы керде. Яңа уку елында мәктәп коллективына, укучыларга уңашлар телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Республика көненә багышланган урам концерты булып узды. Концерт авыл халкы, яшьләр катнашында бик матур үтте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кичке уен" проекты кысаларында мәдәни чара үткәрде. Өлкәннәр, яшьләр гомумән авыл халкы элеккеге чорлардагы җыр-биюләрне искә төшереп матру гына ял итеп алдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International