ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Иске Икшермә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А. мәдәният хезмәткәрләре белән бергә  балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм Хәйруллин Флоридның,  Касыймов Сәлимгәрәйнең өйләрендә булдылар, аларга  сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Инвалидлар ункөнлеге хөрмәтенә 6 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Тимершык, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Сабай, Миңгәр авыл клублары хезмәткәрләре оештырган «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән концерт булды. Концерт биюләргә, җырларга һәм матур сүзләргә бай иде. Тамашачы зур кызыксыну белән концерт карады, һәр чыгышны алкышлады. Талантлы башкарылган һәр номер тамашачыларда онытылмаслык тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Ярышлар республиканың 37 район вәкилләре арасында җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон кебек спорт төрләре буенча үтте.

 Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне ТР Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев котладылар.

Саба районы командасы, 406 очко җыеп, 2 урынга лаек булды. Беренче урында - Мамадыш (467 очко), 3 урында - Балтач (359 очко) командалары. Чын күңелдән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Кырбаш авылында контейнер мәйданчыклары төзү (евроконтейнерлар өчен)

Тэги: окс

Ватан Геройлары көне (яисә Геройлар көне) — Россиядә ел саен, 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район территориясенә визиты 2022 елның 15 декабрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International