Концерт «Йөрәктән йөрәккә»

2022 елның 9 декабре, җомга

Инвалидлар ункөнлеге хөрмәтенә 6 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Тимершык, Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Сабай, Миңгәр авыл клублары хезмәткәрләре оештырган «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән концерт булды. Концерт биюләргә, җырларга һәм матур сүзләргә бай иде. Тамашачы зур кызыксыну белән концерт карады, һәр чыгышны алкышлады. Талантлы башкарылган һәр номер тамашачыларда онытылмаслык тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International