Ярышлар республиканың 37 район вәкилләре арасында җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон кебек спорт төрләре буенча үтте.
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне ТР Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев котладылар.
Саба районы командасы, 406 очко җыеп, 2 урынга лаек булды. Беренче урында - Мамадыш (467 очко), 3 урында - Балтач (359 очко) командалары. Чын күңелдән котлыйбыз!