Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
3 гыйнвар 18 сәгатьтән 4 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
2023 елның 4 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән көчле кар (Казаннан башка);
- төнлә һәм көндез 1-2 км га кадәр күз күреме начарлану белән буран (Казанда - төнлә); юлларда бозлавык, кар көртләре көтелә.
Югары Шытсу авыл китапханәсе укучы балалар белән берлектә район үзәгендә булып узган чарада актив катнашып кайттылар. Бәйрәм елкасы "Әдәби алан" проектында катнашкан укучылар парады белән башланды. Барлык катнашучылар бүләккә ия булдылар.
2023 елның 9 гыйнварында Саба муниципаль районы авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Чемпионат старт ала.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2 гыйнварда 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 3 гыйнвары
2023 елның 3 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән көтелә:
- төнлә һәм иртән 1-2 км га кадәр күренүчәнлеге начарланган буран һәм көчле көньяк-көнбатыш җил 15-18 м/с;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
2нче гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсе Үзәк китапханә белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Чыршы бәйрәме үткәрде. Чара районның төрле авылларыннан 400гә якын “Әдәби алан” проектында катнашучылар парады белән башланып китте. Яңа ел бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Шулай ук “Китап - иң яхшы дус” конкурсында катнашучылар да бүләкләнде . Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан мәдәният йортларында Яңа ел чаралары үтеп тора. Шушы көннәрдә лотерея, бал маскарад, яшьләр өчен дискотекалар булып узды. Алдагы көннәрдә план буенча чаралар дәвам итәчәк. Барлык авыл халкын, кайткан кунакларны чараларда көтеп калабыз.
Түбән Шытсу мәдәният йортында Яңа ел лотереясы булып узды. Бүләкләр яхшы иде. Әлеге чара тамашачыларга, кайткан кунакларга бик ошады.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урам юллары кардан вакытында чистартыла. Урам юлларының гомуми озынлыгы 6 км. тәшкил итә. Әлеге эшне башкаруда булышлык күрсәтүче ООО "СХП Шытсу" оешмасына рәхмәт белдерәбез.
Түбән Шытсу авылында җәяүлеләр юлы кардан вакытында чистартыла. Эшне Сабадагы АО "Татавтодор" оешмасы филиалы башкара.
Олыяз мәдәният йортында 31 декабрь көнне "Йолдызлы зәңгәр кичләр" исеме астында Яңа ел кичәсе узды.