Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУнән керде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
3 гыйнвар 18 сәгатьтән 4 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
2023 елның 4 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән көчле кар (Казаннан башка);
- төнлә һәм көндез 1-2 км га кадәр күз күреме начарлану белән буран (Казанда - төнлә); юлларда бозлавык, кар көртләре көтелә.
Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4920537