Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
Сезне 3 мартта (иртәгә) 17 сәгатькә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексына Илназ Нәбиуллинның мотивацияле укыту тренингына чакырабыз.
Илназ Нәбиуллин – эшмәкәрләрне өйрәтүче һәм аларга бизнес үсешендә яңа масштабларга чыгарга ярдәм итүче популяр спикер.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
21 сәгатьтән. 2 мартта 10 сәгатькә кадәр. 2023 елның 3 марты
3 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Татарстанда «Ягез әле, кызлар!» онлайн акциясе старт ала
24 февраль көнне Мингәр авылы китапханәсендә яшьләр өчен "Мәхәббәткә илтә юлларым " шигърият сәгате узды. Фәнис Яруллин - татар шагыйре, прозаик, драматург. Чара барышында китапханәче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара шагыйрь шигырьләрен уку белән үрелеп барды.
25 февральдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Әйдәгез көләбез, уңышлар елмаябыз” исемле өстәл уеннары оештырдылар. Өстәл уеннары балаларны бер түгәрәккә берләштерде. Балалар төрле уеннар уйнадылар, яңа өстәл уеннары белән таныштылар. Вакыт үткәрү һәм тагын килү теләге канәгатьлек алды. Балалар игътибарына кроссвордлар һәм сүзләр белән мавыктыргыч уеннар белән китаплар күргәзмәсе, уеннар-уку вакытыннан буш вакытта баланы иҗади яктан чагылдыруга юнәлтелгән, игътибарны өйрәтүче, фантазия, зирәклек һәм акыл үстерүче китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Билгеле әйтемдә әйтелгәнчә, "Уен - хәйләкәр нәрсә, әйе, һәр уенда фән".
2023 елның 25 февралендә Тимершык авылында Саба муниципаль районы командалары арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. 4 команда катнашты. "Вымпел" (Көек) командасы 1 призлы урынны яулады, 2 призлы урынны "Тимершык" командасы, 3 призлы урыннарны "Икшермэ" һәм "Камышлы" (Кукмара) командалары яулады. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Түбән Шытсу хатын-кыз волейбол командасы район чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез!
Саба гимназиясе базасында «Аңлы ата-ана мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды.