«Аңлы ата-ана мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Саба гимназиясе базасында «Аңлы ата-ана мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинарда мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәнәфиева А.Ш. чыгыш ясады һәм "гаилә әлифбалары" дәресләренең  балалар бакчасыннан башлап, чыгарылыш сыйныфларына кадәр балалар үсеше  ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. "Яшүсмерләрдә нинди күнекмәләр формалаштыру мөһим?" дигән темага гимназиянең сыйныф җитәкчесе Шәяхмәтова Н. А.  мастер - класс үткәрде. Семинарны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәмсетдинова Л.И. төгәлләде, ул «Бәхетле гаилә әлифбасы» әсбабы белән җентекләбрәк таныштырды, ата-аналар җыелышын нинди формада үткәреп булуы турында сөйләде. Бу көннәрдә күп гаиләләргә гаилә психологы кирәк, бу дәресләр бала һәм яшүсмерне тәрбияләү процессында килеп чыккан бурычларны һәм проблемаларны җиңәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International