4 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.
4 май көнне Саба урта мәктәбе базасында укучылар арасында тэг-регби буенча "Уенда бул" ярышы булып узды
Миңгәр авылының җирле әһәмияттәге юлында чокыр ремонты үткәрелде.
Эшне "Татавтодор" АҖ Саба филиалы башкарды.
Яңа җитәкче
Олы Шыңар авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре «Туган Як» җәмгыяте кырларыннан таш җыюда катнаштылар.
Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.
4 нче май көнне КФУ Инженерлар лицее базасында кечкенәләр категориясендә «Кулибины XXI века» Республикакүләм олимпиадасы булып үтте.
Кече Шыңар авылында яшәүче Гатиятуллин Рәхимулла Гатиятулла улына 2023нче елның 4нче маенда 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Сөләйманова Ф.Х. да кушылды.
Тимершык авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
Халык актив катнаша.
Хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты 2023 ел сезоны (район этабы).
Чемпионатта 31 командадан барлыгы 304 спортчы катнашты.