Кече Шыңар авылында яшәүче Гатиятуллин Рәхимулла Гатиятулла улына 2023нче елның 4нче маенда 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Сөләйманова Ф.Х. да кушылды.
Рәхимулла абый 1933нче елның 4 маенда Саба районы Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнәләр, сугыш, җитмәүчелек аркасында 3 класс кына белем ала. Әтисе сугышка китеп, яраланып кайта. Башка сугыш чоры балалары кебек, Рәхимулла абыйга да күп авырлыклар күрергә туры килә, чөнки авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына кала, ә тормышны алып барырга кирәк – игенен дә игәргә, тырмага, сукага да йөрергә. Сугыш беткәч тә, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүне дәвам итәләр, чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысы һәлак булган. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә, 7 яше тулгач ат көтүе көтә башлаганы исендә аның. Рәхимулла абый 46 ел колхозда фермада эшли, кыш көне малларга азык кертә, җәй көне көтү көтә, шунда эшләп лаеклы ялга чыга.
1951 – 1954 елларда армия сафларында хезмәт итә.1958 елда Теләче районы Казаклар авылы кызы Галия белән өйләнешәләр. 1959 елның январь аенда Рәхимә исемле кызлары, 1961 елның ноябрь аенда Сәлимулла исемле уллары туа. Олы кызлары Казан шәһәрендә улы һәм килене белән яши. Уллары Сәлимулла “Туган Як” җәмгыятендә, киленнәре Энҗе Оет медпуктында эшлиләр. Бүгенге көндә Рәхимулла абый белән Галия апа, улы һәм килене тәрбиясендә яшиләр. 3 оныклары 1оныкчыклары бар.