ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

8 май конне Иске Икшермә  авлында  Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм кадет мәктәбе укучыларының маршы белән башланды,алар арасында приютта тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Митинг ахырында кунаклар һәм авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.

Тэги: ОСЗ Тургай

9 Май конне  "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.

Тэги: ОСЗ Тургай

Эзмә авыл жирлегендә жиңү көненә митинглар үтте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олыязда өмә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9
май, 2023 ел
сишәмбе

Җиңү Парады тәмамланганнан соң, оешма, учреждение җитәкчеләре "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында агачлар утырттылар.

Байлар Сабасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Раис Минниханов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Фоторепортаж түбәндә.

"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУ

Тэги: хастаханә

Бөек бәйрәм — Җиңү көне белән котлыйбыз! Бары тик тыныч көннәр һәм яхшы хәбәрләр, баш өстендә кояшлы күк һәм һәр йортта тынычлык телибез. Балаларның көлүләре җирнең һәр почмагына агылсын, һәм сугыш беркайчан да сезнең тормышыгызның кечкенә өлешенә кагылмасын. Сезгә һәр сулышта бәхет һәм аның барлык матурлыклары белән тормыш барлыгын, гаилә һәм сезне яратучы кешеләр барлыгын иң матур хис итүегезне телибез-һәр мизгелне кадерләгез.


8
май, 2023 ел
дүшәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын каршы алган көндә, Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты М.И. Галиев,129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин белән бергә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының һәм Туктар авылында яшәүче тыл ветераны Кадирова Нурзия Хәлим кызының хәлләрен белделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International