8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын каршы алган көндә, Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты М.И. Галиев,129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин белән бергә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының һәм Туктар авылында яшәүче тыл ветераны Кадирова Нурзия Хәлим кызының хәлләрен белделәр. Кунаклар Җиһания әбине һәм Нурзия әбине Бөек Җиңү бәйрәм белән котладылар һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның котлау открыткасын һәм хәйриячеләр әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар, шулай ук Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы ветераннарга үзенең бүләкләрен дә тапшырды.