Кичә, 8нче май көнне Шәмәрдән участок хастаханәсе хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Баш табиб вазыйфаларын башкаручы Гөлсинә Азат кызы Шәрипова җитәкчелегендә, медицина һәм урта техник персонал агач утыртуда һәм бәйрәм парадында актив катнашты.
Шәмәрдән участок хастаханәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! Барыбызга да баш өстендә тыныч күк йөзе телибез!