Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Оет авылы мәчете тирәлегендә чүп үләннәрен чабу оештырылды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 30 июнь 20.00 сәгатьтән 1 июль 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 1 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җиленең кыска вакытлы көчәйүе 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) кадәр көтелә.
26 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Саба районы мәдәният бүлеге составында "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсында катнашты. Анда Татарстанда милли мәдәниятләр елына багышланган татар көнкүреше күргәзмәсе оештырылды, милли ризыклар, киемнәр, төрле милләтләрне чагылдырып үз куллары белән ясалган курчаклар, "Шәл өмәсе"күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар һәм жюри әгъзаларын "Бирнә җыю" йоласын күрсәтү белән каршылап, Сабантуйда халык уеннарын оештырдылар. Кич белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Шәл өмәсе"йоласы белән чыгыш ясадылар. Шулай ук киез итек басу буенча мастер-класс оештырылды.
30 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә дару үләннәре җыю оештырылды. Үләннәр белән дәвалау бактериягә каршы, вируска каршы, аллергиягә каршы нәтиҗә бирә, авыртуны баса һәм иммун системасына уңай йогынты ясый.
"Дача амнистиясе" турында Закон (N 93-ФЗ) 2006 елның 1 сентябреннән гамәлдә. Бу закон берничә тапкыр озайтылган һәм үзгәртелгән. Аның «соңгы версиясе» нәрсәдән гыйбарәт, - дип искә төшерә Татарстан Росреестры.
30 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә дару үләннәре җыю оештырылды. Үләннәр белән дәвалау бактериягә каршы, вируска каршы, аллергиягә каршы нәтиҗә бирә, авыртуны баса һәм иммун системасына уңай йогынты ясый.
Быелгы язгы салкыннар һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды, кайбер хуҗалыкларга читтә азык әзерләргә туры килде.
Әлеге көн үз иленнән читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе итеп билгеләнгән. Нәкъ шул уңайдан кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларын намус белән үтәгән райондашлар шушы көннәрдә Саба хәрби комиссариатында җыелдылар. Шулай ук әлеге чарада Финанс – бюджет палатасы рәисе, ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр җәмгыятенең җитәкчесе Ш.А.Сөнгатов та катнашты. Үз чыгышында ул әлеге оешманың кирәклелеге һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Чарада катнашучылар Саба үзәгендә урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Шулай ук бу көнне кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр истәлекле медальләр белән дә билгеләп үтелде.
ИП Хәсәнова в.Р. сәүдә объектында (Саба районы) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар оештырылды һәм үткәрелде». Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле мәгълүмат бирелә.