Сенаж әзерләнде

2023 елның 30 июне, җомга

         Быелгы язгы салкыннар һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды, кайбер хуҗалыкларга читтә азык әзерләргә туры килде.

«Игенче» ҖЧҖе терлекләргә җитәрлек  күләмдә азык туплау өчен Марий Эл Республикасына чыгып сенаж әзерләде.

Шушы эшкә  унбиш берәмлек техника җәлеп ителде.

         Терлек азыгы әзерләүдә азык уручы “Макдон”  комбайнын йөртүче Мансуров Илнар , “Мещера” комбайнын йөртүче Шәрипов Илшат, ЕС -1 комбайнын йөртүче Сабирҗанов Радим, турап  төяүчеләр “Ягуар” комбайнында Газиянов Рөстәм һәм Гыймранов Нияз, траншеяда тыгызлап торучы К- 702 тракторында Тимергалиев Ришат, Т-150 тракторында Галиев Илхам, төягечтә Мамурзаев Радик һәм Васильев Илнур, ягулык салу машинасында эшләүче Тимерханов Рафисларның өлеше зур.

       Басудан яшел массаны  алты  Камаз машинасында:- Гараев Рәлиф , Исхаков Әгъзам, Зарипов Ленар, Габделхаков Альберт, Хамидуллин  Ленар, Әхмәтов Илнарлар ташып торды. Барлык эшләнгән эшләр баш агроном Галиев Нияз Хабирҗан улы җитәкчелегендә башкарылды. Курганнар зоотехник тәлапләргә туры китерелеп  саклауга куелды.Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрид улы барлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International