ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга

1 июль көнне "кичке уенга" чакырабыз

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә авыл жирлегенең барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Балалар өчен Корбан бәйрәм

Туфракны фосфоритлау программасы буенча фосфорит онын кертү

Тэги: УСХИП

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Оет  авылы мәчете тирәлегендә чүп үләннәрен  чабу оештырылды.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2023 елның 30 июнь 20.00 сәгатьтән 1 июль 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

2023 елның 1 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җиленең кыска вакытлы көчәйүе 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) кадәр көтелә.

26 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Саба районы мәдәният бүлеге составында "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсында катнашты. Анда Татарстанда милли мәдәниятләр елына багышланган татар көнкүреше күргәзмәсе оештырылды,  милли ризыклар, киемнәр, төрле милләтләрне чагылдырып үз куллары белән ясалган  курчаклар, "Шәл өмәсе"күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар һәм жюри әгъзаларын "Бирнә җыю" йоласын күрсәтү белән каршылап,  Сабантуйда  халык уеннарын оештырдылар. Кич белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Шәл өмәсе"йоласы белән чыгыш ясадылар. Шулай ук киез итек басу буенча мастер-класс оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

30 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә дару үләннәре җыю оештырылды. Үләннәр белән дәвалау бактериягә каршы, вируска каршы, аллергиягә каршы нәтиҗә бирә, авыртуны баса һәм иммун системасына уңай йогынты ясый.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

"Дача амнистиясе" турында Закон (N 93-ФЗ) 2006 елның 1 сентябреннән гамәлдә. Бу закон берничә тапкыр озайтылган һәм үзгәртелгән. Аның «соңгы версиясе» нәрсәдән гыйбарәт, - дип искә төшерә Татарстан Росреестры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International