ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре , "Су-яшәү чыганагы" дип аталган атналыкта,балалар белән Баллы чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Әлеге сәяхәтнең максаты - балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр   тормышындагы ролен аңлату, суга сак караш тәрбияләү иде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көненә "Танышыгыз, ЮХИДИ хезмәте" дигән тематик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Пүкәл авылында иске яктырткычларны яңа диодлы яктырткычларга алыштылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

12 июльдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балыкчылар көненә “Зур һәм кечкенә балык, эләк!” дип исемләнгән Мишә елгасына балалар белән экскурсия оештырдылар.

8 июль көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар -  100гә якын кеше җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды,  җәмәгать белән Өйлә  намазы укылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8 июль көнне Түлешкә авылында “Авылдашлар очрашуы” булып узды. Бәйрәм бүләкләр җыюдан башланды. Ул нигездә авыл халкы тырышлыгы белән оештырылган. Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы, Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы Тулешкә авылы урамы буйлап, гармуннарга кушылып җырлап, бүләкләр җыю йоласын оештырдылар. Җырлар һәм биюләр белән урам буйлап, элек шул йортта яшәгән, ә бүген үз капкалары янында каршы алган һәр кешене бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр. Авыл янындагы киң мәйданда бик күп кунаклар җыелды. Ачылу һәм котлаулардан соң бәйрәмнең бай уен программасы башланды. Көн буе сәүдә нокталары эшләде, күңелле музыка яңгырады, артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Бу чарада кайткан кунаклар бик теләп катанаштылар һәм үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

   6-9 нчы  июль көннәрендә «Казан Экспо” территориясендә «Бөтенроссия кыр көне – 2023» җир сөрү , тракторлар ярышы буенча Россия чемпионаты һәм күп төрле чаралар узды. Россиянең 50дән артык төбәгеннән һәм дус илләрдән иң яхшы механизаторлар җыелганнар иде һәм шулар арасында  ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән Газизов Динар Минтимер улы да катнашты. Җир сукалау һәм тракторны фигуралы йөртү буенча югары һөнәри осталык күрсәтеп беренче сигезлеккә кереп ярым финалга чыкты.

    Үз тырышлыгы , акылы һәм таланты  белән ул-безнең җәмгыятьнең дә, районның  да данын яклады.

    Без үзебездә   лаеклы, инициативалы яшьләрнең булуы белән горурланабыз.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

    2023 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, ТПП, ИВФ һәм АИР вәкилләре составындагы комиссия Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендәге «Проминвесттехнохолдинг», «Яшел парк «Шемордан» һәм «Агач эшкәртү» сәнәгать парклары территориясенә чыкты. Резидентларның проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, парк мәйданнарын арттыру вариантлары, шулай ук ярдәм чаралары да анализланды.

4 июльдән 7 июльгә кадәр Саратовта Бадминтон үзәгендә паралимпиячеләрнең җәйге Уеннары комплекслы ярышлары кысаларында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды.

 Ярышларда Россиянең 27 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Турнир өстәл теннисы буенча ПОДАдан спортчыларның халыкара спорт-медицина классификациясе буенча шәхси һәм парлы разрядларда үткәрелде.

Нәтиҗә: 

Гороховатченко Галина -2 урын(шәхси разряд)

Фәйзетдинова Сафира-3 урын (шәхси разряд)

Ищенко Екатерина/Фәйзетдинова Сафира 3 урын(парлы разряд)

Потапенко Наталья/Гороховатченко Галина 2 урын(парлы разряд)

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

8 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме төрки халыкларның традицион халык-ара «Чатыр тауда җыен-2023» дигән халык иҗаты фестивалендә катнашты

Тэги: Шеморданское СП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International