«Чатыр тауда җыен-2023» төрки халыкларның халык-ара халык иҗаты фестивале

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

8 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме төрки халыкларның традицион халык-ара «Чатыр тауда җыен-2023» дигән халык иҗаты фестивалендә катнашты. Бәйрәмнең максаты яшьләргә халык музыка мирасын һәм милли фольклор традицияләрен саклау һәм тапшыру. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән коллективлар чыгыш ясадылар. Фестивальдә төрки телле халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар эшләде, аларда төрле милләт вәкилләренең ишегаллары экспозицияләре, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе тәкъдим ителде. Коллектив «Горский танец» биюе белән чыгыш ясады һәм фестиваль дипломы, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International