Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Туган авылым тарихы" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чарада катнашкан балалар авылның үткәне, бүгенге көндәге яшәеше белән таныштылар. Авылда элек яшәгән, хәзерге вакытта гомер итүче аерым һөнәр ияләренең исемнәрен белделәр.
Балаларга чишмә суының каян килүен, ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык иде.
2023 елгы "ГТО Сабантуе"онлайн акциясе. Видеороликлар конкурсы, әлеге конкурста ВФСК ГТОның барлык баскычлары катнаша ала.
Гаҗәп ил Балачак! Үз киләчәгең турында хыялланырга, ә үз хыялыңны уеннарда тормышка ашырырга мөмкин: бүген - табиб, иртәгә - банкир һәм хәтта президент.
11 июль көнне Сатыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, "Мәхәббәт, Гаилә һәм тугрылык" көненә, асфальтта иҗади рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Анда яшь рәссамнарга бәхетле гаилә рәсемен ясарга тәкъдим ителде.
Хезмәт тәрбиясе элек-электән баланы шәхес буларак формалаштыруда, җәмгыятькә файдалы кеше булып үстерүдә зур роль уйнаган. Укучыларның җәйге практикасы - бу юнәлешнең төп элементы булып тора. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары да җәйге каникул вакытында мәктәп бакчасында практика үтәләр. Алар су сибү, чүп утау кебек эшләр башкаралар.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре , "Су-яшәү чыганагы" дип аталган атналыкта,балалар белән Баллы чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Әлеге сәяхәтнең максаты - балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату, суга сак караш тәрбияләү иде.
Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көненә "Танышыгыз, ЮХИДИ хезмәте" дигән тематик сәгать үткәрделәр.
Пүкәл авылында иске яктырткычларны яңа диодлы яктырткычларга алыштылар.
12 июльдә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балыкчылар көненә “Зур һәм кечкенә балык, эләк!” дип исемләнгән Мишә елгасына балалар белән экскурсия оештырдылар.