Гаҗәп ил Балачак! Үз киләчәгең турында хыялланырга, ә үз хыялыңны уеннарда тормышка ашырырга мөмкин: бүген - табиб, иртәгә - банкир һәм хәтта президент. Мәктәпкәчә яшь- педагогик йогынты өчен иң уңай вакыт. Балалар хезмәтне яратырга , кеше эшчәнлегенең һәр төренә хөрмәт белән карарга өйрәнләр , һөнәрләрнең характерлы үзенчәлекләре белән танышалар, мәктәптә үстереләчәк күнекмәләргә ия булалар. Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында "Кызыклы эшләр" атналыгы исемендә үтте. Бу атна төрле һөнәрләргә багышланган чаралар белән узды.