Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көненә "Танышыгыз, ЮХИДИ хезмәте" дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты - балалар арасында юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Чара барышында катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең һәм аларны үтәүнең көндәлек тормышта мөһимлеген искә төшерделәр, билгеләр күрсәттеләр һәм аларның әһәмиятен аңлаттылар. Балалар белән юл - транспорт һәлакәтләре очракларыннан мисаллар китерделәр.